news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама шәһәрендә «Түбән Кама Гүзәле һәм Батыры» конкурсы узачак

Түбән Кама шәһәрендә «Түбән Кама Гүзәле һәм Батыры» конкурсы узачак. Конкурс яшьләр арасында татар мәдәниятен, телен һәм рухи мирасны саклауга, популярлаштыруга юнәлтелгән. Бу хакта Түбән Кама яшьләр идарәсе хәбәр итә.

Фестиваль ике этапта узачак. Сайлап алу туры 23 октябрьдә 16:00 сәгатьтә «Ковёр» яшьләр үзәгендә була. Катнашучыларга визит карточкасын тәкъдим итәргә, жюриның халык традицияләре һәм тарихы турындагы сорауларына җавап бирергә, шулай ук иҗади номер күрсәтергә туры киләчәк. Гала-концертны исә 13 ноябрьдә үткәрергә планлаштыралар. Финалга узучылар зур сәхнәгә чыгачак һәм «Түбән Кама Гүзәле һәм Батыры» титуллары өчен көрәшәчәк.

Конкурста катнашырга татар мәдәниятен танытырга әзер булган актив һәм иҗади егетләр һәм кызлар чакырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot