news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада ике яшүсмер самокатта юл һәлакәтенә очраган

1 сентябрьдә Түбән Камада ике яшүсмер самокатта юл һәлакәтенә очраган. Әлеге хәл Төзүчеләр проспектындагы 47нче йорт тирәсендә булган.

Шәһәр дәүләт автоинспекциясе биргән мәгълүмат буенча, Mazda машинасын йөртүче электр самокатында хәрәкәт итүче ике яшь кешене бәрдергән.

Самокат белән 2008 елда туган егет идарә иткән. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә ул иңбашын имгәткән. Ашыгыч ярдәм бригадасы аны Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсенә китергән.

news_right_1
news_right_2
news_bot