news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама шәһәрен әйләнеп узу юлының икенче этабында сигез күпер төзергә җыеналар

Түбән Кама шәһәрен әйләнеп узу юлының икенче этабында сигез күпер төзергә җыеналар
Фото Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан

Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләрен әйләнеп узу юлының икенче этабында сигез күпер һәм ике юлүткәргеч төзү планлаштырылган. Моннан тыш, бер транспорт чишелеше төзергә кирәк булачак . Ул Чаллы – Әлмәт юлы кисешкән урында булачак.

Урап узу юлының озынлыгы 24 километр тәшкил итәчәк. Эшчеләр Келәтле елгасы аша күпер төзүгә керештеләр инде, дип хәбәр иттеләр Росавтодорда. Ә тагын җиде күпер Алан, Келәтле, Аулаш, Аштылга, шулай ук инешләр аша барлыкка киләчәк. Терәкләрне урнаштыруга әзерлек башланган. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Юлүткәргечне 2022 елның июленнән төзи башларга җыеналар. Шул вакытта Тимерсу аша күпергә дә тотынырга уйлыйлар.

Исегезгә төшерәбез, әлеге чара М12 Казан – Екатеринбург глобаль проекты кысаларында төзелә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100