Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама шәһәре туган көнендә «Эшкә велосипедта» акциясенә кушыла
22 сентябрьдә Түбән Кама 57 еллыгын «Эшкә велосипедта» дигән акция белән билгеләп үтәчәк. Анда теләге булган һәр кеше катнаша ала. Моның өчен ике тәгәрмәчле транспорт белән укырга, эшкә яки башка җиргә бару да җитә. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Катнашучылар өчен сувенирлар һәм җиләк-җимешләр белән «көч алу нокталары» эшләячәк. Барлыгы биш нокта булачак: Тынычлык проспекты (Пенсия фонды каршында), Химиклар проспекты, 49 («Рамус» сәүдә үзәге), Химиклар проспекты, 36 («Аркада» сәүдә үзәге), Менделеев урамы («Барс-4» сәүдә үзәге), Кама Аланы (базар).
«Эшкә велосипедта» акциясе сәламәт яшәү рәвешен һәм экологик чиста транспорт төрен пропагандалый. Түбән Камада 2023 ел - Сәламәтлек һәм сәламәт яшәү рәвеше елы, дип игълан ителде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз