news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама шәһәре һәм районында «Мотоцикл» операциясе бара

Түбән Кама шәһәре һәм районында «Мотоцикл» операциясе бара. Ул 25 майга кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта http://nkamsk-rt.ru сайтында Фәридә Зарипова яза.

Юл-патруль хезмәте инспекторлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларга, шул исәптән исерек хәлдә, техниканы йөртү хокукы һәм теркәү документларыннан башка, мотошлемсыз, техник яктан төзек булмаган, тиешле тәртиптә теркәлмәгән транспорт белән идарә итүгә аерым игътибар бирәләр.

Әлеге таләпләргә туры килмәгән транспорт махсус тукталышка куелачак. Шуны истә тотарга кирәк: юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү мототранспорт чараларында имин йөрүнең хәлиткеч шарты булып тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot