news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама Сабан туеның абсолют батыры нинди бүләк алачагы билгеле булды

Түбән Кама Сабан туеның абсолют батыры нинди бүләк алачагы билгеле булды
Фото: http://nkamsk-rt.ru/

Түбән Камада Сабантуй 15 июньдә узачак. Милли көрәш ярышларында катнашучылар төп призлар — 100 мең сумлык сертификат һәм тәкә өчен көрәшәчәк. Бу хакта «Шинник» спорт комплексының матбугат хезмәте җитәкчесе һәм көрәш буенча алыштыргысыз судья Виктор Шадрин хәбәр итте. http://nkamsk-rt.ru/ сайтында Фәридә Зарипова шул хакта яза.

Быел ир-атлар арасында көрәш 65, 70, 80, 90, 100 һәм 100 килограммнан артык алты үлчәү категориясендә узачак. Югарыда санап үтелгән төркемнәрдә түбәнкамалылар белән беррәттән республиканың башка шәһәрләре һәм районнарыннан да спортчылар көрәшә алачак.

Әмма абсолют беренчелектә Түбән Кама һәм Түбән Кама районнары вәкилләре генә катнаша ала.

Исегезгә төшерәбез, Түбән Камада Сабантуй 15 июньдә узачак. Сабан бәйрәменең хедлайнерлары Фирдүс Тямаев, Ришат Төхвәтуллин, Роберт Ямгуров, «CRYSTAL» шоу-балеты, «Чак-Чак БЭНД» төркеме булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot