news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама Сабан туенда беренче тапкыр атлар өстендә көрәш була

Түбән Кама Сабан туенда беренче тапкыр атлар өстендә көрәш була
Фото Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан

Түбән Камада бүген, 18 июньдә, 9:00 сәгатьтә Сабантуй була. Биредә беренче тапкыр атлар өстендә көрәш була. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә

«Быел без бәйрәм кунакларын театральләштерелгән тамашалар һәм хореография коллективлары белән генә түгел, ә костюмнар белән дә гаҗәпләндерәчәкбез. Мәйдан территориясендәге барлык урыннар Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы тематикасында тәкъдим ителәчәк» - диде Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айзат Мәхмүтов. 

Бәйрәмдә яңа күңел ачу «Аударыш» була. «Бу ярышта батырлар көрәшә һәм бер-берсен аттан төшерергә тырышачак. Мәйдан территориясенә 95 ат килә. Ипподромда махсус архитектура корылмасы урнаштырылды», - дип билгеләп үтте Айзат Мәхмүтов.

Быел Сабантуй мәйданчыгында 2000нән артык бала чыгыш ясый. «Быел ул хезмәт темасын ачачак. Без яңа костюмнар, атрибутлар әзерләдек. Тамашачыларга ошар дип өметләнәбез», - диде Сабантуйның театральләштерелгән прологы режиссеры Эльмира Вәлиуллина.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot