news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама Россиянең иң «цифрлы» шәһәрләре унлыгына керде

Түбән Кама Россиянең иң «цифрлы» шәһәрләре унлыгына керде. Бу хакта Татарстанның Түбән Кама районы җитәкчесе Радмир Беляев Телеграм-каналында хәбәр итте.

«IQ шәһәрләрнең» цифрлашуы индексы рейтингының нәтиҗәләре Пермьдә «Киләчәк шәһәрләре» үсеш форумында игълан ителде. Зур шәһәрләр арасында лидерлар унлыгына Татарстанның ике шәһәре генә кергән: Казан 3нче урын, ә Түбән Кама 6нчы урын яулаган.

Форумда Түбән Каманы «Мәгълүмат үзәге» директоры Максим Шаронов тәкъдим итте. Ул муниципалитетның цифрлаштыру өлкәсендәге төп казанышлары турында сөйләде. Шәһәрнең казанышлары шулай ук элегрәк «Казан Экспо»да узган «РЕБУС» халыкара форумында да югары бәяләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot