Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Кама республика экологик конкурсында иң яхшысы дип танылды
Казанда «Мәктәп экопатруле» республика конкурсына йомгак ясалды. «Иң яхшы муниципаль район/шәһәр округы» номинациясендә Түбән Кама җиңүче булды. Шулай ук «Иң актив укучы», «Иң актив класс» һәм «Иң актив мәктәп» номинацияләрендә җиңүчеләрне билгеләделәр. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
«Быел конкурска 3262 гариза килде. Бу иң яхшы күрсәткеч, - дип билгеләп үтте чыгышында ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков. - 300 гариза җибәрүчеләр дә булды, ягъни ул көн саен әйләнә-тирә мохит турында уйлады һәм кайгыртты. Безнең өчен бу бик мөһим, чөнки сез - безнең фикердәшләребез. Экология безне берләштерә!»
Александр Шадриков табигатьне саклауда актив позиция өчен рәхмәт белдерде һәм конкурста җиңүчеләрне бүләкләде. Иң активлары - Казан, Түбән Кама һәм Сарман районы укучылары. Баки Урманче исемендәге 2 нче гимназия, 10 нчы мәктәп, Кызыл Чишмә бистәсе һәм Югары Чаллы мәктәбе укучылары иң яхшысы дип табылды.
«Иң актив мәктәп» номинациясендә (9-11 сыйныфлар) Югары Чаллы мәктәбе җиңү яулады. «Иң актив класс» номинациясендә Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиянең 3 Г, 7 Г һәм 9 В, шулай ук Югары Чаллы мәктәбенең 11 сыйныфы танылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз