Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама районының Колмакчы авылында «Каз өмәсе» этнофестивале була
Түбән Кама районының Колмакчы авылында 22 ноябрьдә «Каз өмәсе» этнофестивале узачак. Бу хакта https://nkamsk-rt.ru Фәридә Зарипова яза.
Бәйрәм кунаклары татар халкының бай мәдәнияте һәм традицияләре белән таныша алачак. Фестивальдә аларны матур чыгышлар, милли һөнәрләр буенча мастер-класслар, милли ашларны татып карау һәм бөтен гаилә өчен кызыклы чаралар көтә.
Фестиваль программасы: Кунакчыл йорт, 10:00-12:00. Кунакларны каршы алу, казларны эшкәртү, балалар өчен интерактив фольклор программасы, ишегалдында кайнар чәй, коймак һәм ботка белән сыйлану, фотозона
Инеш моңы, 12:00-15:00
Казларны юу, халык уеннары, җырлар, биюләр, әйлән-бәйлән уйнау, матур концерт номерлары, милли җәмгыятьләр эшчәнлеге күргәзмәсе
Балалар мәйданы һәм контактлы зоопарк, 10:00-15:00. Интерактив һәм ярышлы уеннар, мавыктыргыч шөгыльләр уздырыла торган мәйданчыклар, терлекләрне ашату, тотып карау мөмкинлеге
Татлы почмак, 10:00-15:00
Каз итеннән әзерләнгән ризыклар, зур самавырдан кайнар чәй, казанда пешкән ботка, мич коймагы, авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсе
Милли маркет, 10:00-15:00. Республика һәм район осталарыннан халык-сәнгать кәсебе эшләнмәләре
Осталар аланы, 10:00-15:00
Авыл мәдәният йорты фойесында кунакларны каз йолку буенча күрсәтмә мастер-класслар, балалар һәм өлкәннәр өчен декоратив-гамәли иҗат буенча мастер-класслар көтә
Театральләштерелгән пролог, бүләкләү, җыр һәм бию, халык һәм эстрада артистлары чыгышы була, махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләренә казлар тапшырылачак. Зәйнәб Фәрхетдинова, Раяз Фасыйхов, Җәвит Шакиров, Зәринә Хәсәншина, «Нардуган» җыр һәм бию ансамбле, Гөлназ Солтанова, Сөмбел Билалова, Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар чыгышы көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз