news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама районыннан Фәүзия Әхмәтшина: Милли йолаларны кире кайтарасы иде

Түбән Кама районы Каенлы мәдәният йортында «Тамаша» халык театрының режиссеры Фәүзия апа Әхмәтшина буш вакыты булганда, ап-ак тукымага төсле бизәкләр чигә. Ул элеккеге йолаларны кайтару кирәклеге турындагы фикерләре белән уртаклашты.

Түбән Кама районыннан Фәүзия Әхмәтшина: Милли йолаларны кире кайтарасы иде
Фото: Гөлүзә Ибраһимова

«Татар бизәкләрен чигәргә яратам. Яшь чакта күп чиктек. Аннары бу эш яңадан күңелемә кайтты. 2015 елдан тагын ныклап чигә башладым.

Кайда нинди бизәк күрәм – төшереп алам. Кайвакыт китап тышына күз төшә, кайвакыт берәр плакатта күрәм. Аннан соң, ул бизәкне ясыйм. Чигүле эшләрнең барысы да бәйрәмнәрдә кулланыла. Безне күргәзмәләргә чакыралар: Сабантуйларга, шәһәр көннәренә, башка чараларга. Үзебезнең мәдәният йортында да күргәзмәләр ясыйбыз, балаларга күрсәтәбез, аңлатабыз, сөйлибез.

Элек туйларда, егетләрне армиягә озатканда чигүле әйберләр гел кулланылды. Егетләрне озатканда кулъяулык чигә идек. Кызлар чиккән кулъяулыкларны бер-берсенә бәйләп, егетләрнең муеннарына салгач, ике яклап җиргә кадәр төшә. Шундый матур мизгелләр. Авыл егетләрен армиягә озатканнар әле дә истә. Ул вакытта һәр кыз чигә иде бит. Бу, үзенә күрә, бер милли йола булган. Ул кулъяулыклар егет белән армиядән кире әйләнеп кайта.

Бу йоланы кире кайтара алсак иде. Егетләр өчен армиягә барып кайту ул – горурлык. Ир бала Ватан сакчысы булып тәрбияләнергә тиеш, без аңа ышанабыз, өметләнәбез бит инде. Алдагы көннәрдә дә яшьләр шундый булсын, йолалар кайтсын иде», – ди ул.

Фәүзия Әхмәтшина белән «Интертат» сайты өчен Гөлүзә Ибраһимова сөйләште.

news_right_1
news_right_2
news_bot