Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама районындагы борынгы мәчетне мәдәни мирас объекты дип танырга мөмкиннәр
Түбән Кама районының Түбән Чаллы авылындагы борынгы мәчетне төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертергә мөмкиннәр. Тарихи-мәдәни экспертиза акты Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау комитеты сайтында басылып чыкты. Бу хакта https://nkamsk-rt.ru сайтында Фәридә Зарипова яза.
Дәүләт эксперты үз эшенең нәтиҗәләре буенча уңай нәтиҗә бирә, ягъни Түбән Чаллыдагы мәчетне мәдәни мирас объекты итеп танырга нигез бар дигән нәтиҗә ясый.
Мәчет 1902-1903 елларда бут ташыннан бай сәүдәгәр династиясеннән чыккан Мостафа хәзрәт Сәйдәшев акчасына төзелә, акчаның бер өлешен биредә яшәүче Бариев кертә. Дини кешеләр буларак, Сәйдәшевләр үзләренең байлыкларының шактый өлешен хәйрия эшләренә юнәлтә торган була.
Бу бина мәчет буларак озак хезмәт итми. Революциядән соң монда мәктәп урнаштырганнар, сугыш елларында мәчетне склад итеп кулланганнар. Соңрак анда авыл клубы була. XXI йөзнең унынчы елларында элеккеге мәчет бинасы ташландык хәлгә килә.
Үткән гасырның утызынчы елларында мәчет манарасыз кала. Хәзер анда тәрәзәләр, ишекләр һәм идәннәр дә юк. Әмма, эксперт билгеләп үткәнчә, реставрациядән соң мәчет үз билгеләнеше буенча файдаланылырга мөмкин.
«[Мәчет] бут ташыннан эшләнгән авыл мәчетенең сирәк үрнәге булып тора, ул традицион күләм-планлаштыру стилендә ХХ гасыр башы ислам мәдәнияте һәйкәле булып тора», — дип билгеләп үтә эксперт.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз