news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама районында язгы кыр эшләре башланды

Түбән Кама районында язгы кыр эшләре башланды
Фото: Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан

Түбән Кама районы аграрийлары язгы кыр эшләренә кереште. Беренчеләрдән булып, «Союз-Агро» җәмгыятенең «Прикамский» хуҗалыгы эшчеләре күпьеллык үләннәргә минераль ашлама кертә башлады. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Быел район буенча 9325 гектарда күпьеллык үләннәргә һәм 9000 гектарда көзге культураларга ашлама кертү бурычы тора», - дип хәбәр итә ВКонтакте сәхифәсендә Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов.

Кырларга ашлама кертү - игеннәребезнең төрле тискәре йогынтыга каршы торуын арттыруда мөһим этап. Кертелгән ашлама авырулар барлыкка килү куркынычын булдырмаска, үсемлекнең сәламәтлеген ныгытырга, шулай ук уңышны арттырырга ярдәм итә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot