news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Түбән Кама районында яшәүчеләр мобилизацияләнгәннәр өчен гуманитар ярдәм җыйды

Түбән Кама районының Сосновка авыл җирлегендә яшәүчеләр мобилизацияләнгән ир-егетләр өчен гуманитар ярдәм җыйды.

Игелекле эшкә битараф булмаган авыл халкы, пенсионерлар, укытучылар һәм эшмәкәрләр дә кушылды. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Алар солдатлар өчен азык-төлек, кием-салым җыйды, 40 пар җылы оекбашлар бәйләде. Шулай ук посылкага җылы теләкләр язылган хатлар да салынды.

Активистлар гуманитар ярдәмне Химиклар проспекты, 72б адресы буенча урнашкан кабул итү пунктына китерде.

 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100