news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама районында яңа махсус икътисади зона барлыкка киләчәк

Түбән Кама районында «Яшел Үзән-2» махсус икътисади зонасын булдыру планлаштырыла. Бу хакта «эшлекле дүшәмбе» барышында Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илназ Мөхәммәтьянов сөйләде. Бу хакта «Татар LIFE» сайты яза.

Аның сүзләренчә, анда ашлыкны тирәнтен эшкәртү предприятиеләре урнашачак. Инвестицияләр күләме 270 млн сумнан, ә зона мәйданы 156 мең кв. метрдан артып китә.

Махсус икътисади зонада ике резидент булачак, беренчесенең җитештерү куәте елына 250 мең тонна, икенчесенең куәте 750 мең тонна тәшкил итәчәк, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100