news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама районында сарыкчылыкны үстерү мәсьәләсе турында фикер алыштылар

Түбән Кама районында сарыкчылыкны үстерү мәсьәләсе турында фикер алыштылар

Бүген Кармалы авыл җирлегендә сарыкчылыкны үстерү мәсьәләләре буенча республика күчмә семинар-киңәшмәсе узды. Анда терлекчелек җиһазлары белән тәэмин итүчеләр, шулай ук сарыкчылык хуҗалыклары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Кунаклар арасында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, аның урынбасары Ленар Гарипов һәм Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин да бар иде.

Семинарда сарыкчылыкның төрле юнәлешләре буенча сораулар каралды. Семинарда «Кармалы» агрофирмасы белгечләре практик тәҗрибәләре белән дә уртаклашты. Алар 15 елдан артык сарыкчылык белән шөгыльләнә. Аларның төп казанышы - яңа токымлы сарыклар чыгару. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Бүгенге көндә фермерларга сорау зур. Аның өстенлеге – сарыкларның климат шартларына яраклаштырылуы, яшь терлекләрнең сакланышы һәм интенсив үсеше, ит һәм йон продуктлылыгы. Бәрәннәр 4,5 – 4,8 килограмм булып туа, суйганда 27-28 килограмм булалар. Терлекчеләр төрле яшь төркемнәре өчен эшләнә торган туклануга аерым игътибар бирәләр.

Әлеге эшнең нәтиҗәләре күп кенә күргәзмәләрдә билгеләнде. Мәсәлән, узган ел агрофирма «Нәселле һәм товар терлекчелеген үстерүдә югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен» алтын медаль белән бүләкләнде.

«Бүген республиканың 37 районында сарыкчылык белән шөгыльләнәләр. 120 предприятие бар, шуларның 46сы зур предприятиеләрдән санала. Аларның һәрберсендә якынча 150 шәр баш сарык бар. Республикада, нигездә, 4 токым сарык – прекос, романово, эдильбай, татар үстерелә», – диде Ленар Гарипов.

«Төп проблема – рестораторлар бүген ит сатып алырга әзер, әмма аны башка төбәкләрдән китерәләр. Минем фикеремчә, безнең ит продукциясенә дә ихтыяҗ булырга тиеш. Шуңа күрә терлекчеләребез турында күбрәк белсеннәр өчен мондый чара оештырдык», – диде ул.

«Бүгенге мәйданчык - Түбән Кама районының үсеш үзәге. Бу хуҗалыкта 1800 баштан артык сарык исәпләнә. Бүген якынча 400 баш сарык сатыла, киләсе елга алар 600 булыр дип уйлыйм, бу күрсәткечләр үсәчәк кенә», – дип ассызыклады Рамил Муллин.

«Безнең бурыч - шәхси ярдәмче хуҗалыкларын һәм кече крестьян формаларын үстерү. Бу эш алга таба авыл җирлекләре территорияләрендә терлекчелекне һәм халыкны эш белән тәэмин итүне үстерү юнәлешендә булырга тиеш. Хәзер иң яхшы тәҗрибәләрне тупларга һәм аларны муниципаль берәмлекләр территорияләрендә таратырга кирәк», – дип сөйләде ул.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100