news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама районында пассажирлар утырган автобус юл читенә төшеп киткән

Түбән Кама районында пассажирлар утырган автобус юл читенә төшеп киткән
Фото: социаль челтәрләр

Бүген Түбән Кама районында пассажир автобусы катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Якынча мәгълүматлар буенча, көндезге дүртләр тирәсендә Чистай – Түбән Кама автомобиль юлында Hyundai автобусы юл читенә төшеп киткән. 58 яшьлек йөртүче тизлекне арттырган булган.

Соңрак билгеле булганча, салонда 40 пассажир барган. Аларны ашыгыч медицина ярдәме бригадасы табиблары караган, зыян күрүчеләр юк, барысы да юлда очраган транспорт чараларына утырып киткән.

Хәзерге вакытта эчке эшләр органнары авариянең сәбәпләрен ачыклый. Түбән Кама прокуратурасы тикшерү барышын контрольгә алган.

«Күзәтү ведомствосы йомгаклау процессуаль карарына бәя бирәчәк», - дип хәбәр итте ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100