news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама районында күп балалы гаиләләргә 1700дән артык җир кишәрлеге бирелгән

Түбән Кама районында күп балалы гаиләләргә 1700дән артык җир кишәрлеге бирелгән
Фото:https://tat.e-nkama.ru/

Түбән Кама районы Майскогорское авыл җирлегендә күп балалы гаиләләргә 1700дән артык җир кишәрлеге бирелгән. Бу хакта авыл җирлеге башлыгы Артем Морозов узган Түбән Кама шәһәр Советының хисап сессияләрендә сөйләде. Бу хакта

Анда ТР Премьер-министры урынбасары - ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин катнашты.

Артем Морозов үз докладында авыл җирлегенең алга таба үсеш перспективасы барлыгын билгеләп үтте. Бу Түбән Камага чагыштырмача якын булу, шәхси торак төзелеше өчен хезмәт инфраструктурасы объектлары һәм буш җирләр булу, шулай ук икенчел торакның түбән бәясе кебек факторлар.

Майскогорский авыл җирлеге составына 3 торак пункт керә, административ үзәге булып Трудовой поселогы тора. Анда 585 кеше яши. Артем Морозов сүзләренчә, узган ел белән чагыштырганда биредә халык саны 3 процентка арткан.

Поселок территориясендә төп гомуми белем бирү мәктәбе, анда 44 укучы белем ала, 18 бала тәрбияләнә торган балалар бакчасы, узган елда капиталь ремонтланган фельдшер-акушерлык пункты, 300 урынга исәпләнгән Мәдәният йорты, авыл китапханәсе, 2 кибет, православие һәм мөселман мәхәлләсе эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100