news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама районында кошчылык фабрикасы һәм яңа торак комплекс төзеләчәк

Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Инвестицияләр советының 30 апрельдә узган утырышының нәтиҗәләре турында сөйләде. Аның сүзләренчә, шәһәр һәм район үсеше өчен стратегик әһәмияткә ия булган проектлар каралган. Сүз тормыш сыйфатын арттыру, икътисадны диверсификацияләү һәм яңа эш урыннары булдыру бурычлары турында бара, дип белдерде ул.

Төп инициативалар арасында – Каенлы авыл җирлегендә йомырка җитештерүче кошчылык фабрикасы төзү проекты. Предприятие тәүлегенә 150 меңгә кадәр йомырка җитештерәчәк. Биредә 30га якын эш урыны булдыру планлаштырыла. Продукцияне күпләп сатып алучылар белән килешүләр төзелгән.

Шулай ук Мурадьян урамында яңа торак комплекс төзү проекты хупланган. Ул шәһәр инфраструктурасын үстерүнең мөһим элементы булачак, дип бәяләнә.

Район башлыгы шулай ук Түбән Кама өчен яңа зур инвестиция проекты – җиңел сәнәгать өчен синтетик җепселләр, җепләр һәм полимерлар җитештерүнең тулы циклын булдыру турында искәртте. Проектны тормышка ашыру өчен Россия Хөкүмәте 50 миллиард сумга якын акча юнәлтәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot