news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама районында чәчү эшләрен кыска вакытта башкарырга әзерләнәләр

Түбән Кама районында чәчү эшләрен кыска вакытта башкарырга әзерләнәләр
Фото: http://nkamsk-rt.ru/

Түбән Кама районында чәчү эшләрен кыска вакытта башкарырга әзерләнәләр. Мондый бурыч республика авыл хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясендә куелды. Бу хакта «Туган як» сайтында Фәридә Зарипова яза.

2025 елның язында чәчү эшләрен иртә яз көтелү сәбәпле кыска вакыт эчендә башкарырга кирәк — Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Александр Умников «эшлекле дүшәмбе»дә шулай дип белдерде. Мондый бурыч республика авыл хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясендә куелды, дип ачыклык кертте җитәкче.

«Авыл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясе кысаларында берничә төп бурыч куелды, шуларның берсе — язгы кыр эшләрен вакытында оештыру. Быел уңай температуралар уртача еллык күрсәткечләрдән алда килер дип фаразлана, һәм чәчүне кыска вакыт эчендә башкарырга кирәк булачак», — дип сөйләде Умников.

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары авыл хуҗалыгы техникасын сезонлы кыр эшләренә әзерләүне тизләтүне сорады.

news_right_1
news_right_2
news_bot