news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама районында балыкчы батып үлгән

ТР Түбән Кама районының Зәй елгасында ир-атның батып үлүе турындагы хәбәр кичә 20.55 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләрнең бердәм 112 номерына килгән. Бу хакта «Татар-информ» га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Эзләү эшләре нәтиҗәсендә водолазлар Түбән Чаллы авылы янында Зәй елгасы ярыннан 8 метр ераклыкта ир-атның гәүдәсен табалар.

Беренчел мәгълүматлар буенча, ир-ат балык тотканда ярдан егылып төшкән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100