Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама районында Айдар Метшин оештырган нард буенча чемпионат уза
6–7 декабрьдә Түбән Кама районындагы «База» креатив индустрияләр үзәгендә нард буенча беренче Ачык чемпионат – «Кама арты Кубогы» уза. Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшинның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ярыш Айдар Метшин һәм аның гаиләсе инициативасы белән оештырылган һәм ТР Спорт министрлыгының календарь планына кертелгән. Бу катнашучыларга әлеге спорт төре буенча разрядлар алуга дәгъва кылырга мөмкинлек бирә. Чемпионатта катнашу өчен РФның төрле төбәкләреннән 120дән артык гариза тапшырылган.
«Без махсус хәрби операция ветераннарын да уен өстәле янына чакырдык — мондый ярышлар һәм зур чаралар аларның тыныч тормышка җайлашуы өчен мөһим», – ди Айдар Мәтшин.
Фото: © Дәүләт Думасы депутаты Айрат Метшинның матбугат хезмәте
Моннан тыш, чемпионат кысаларында районда әлеге спорт төрен үстерү өчен мөһим адым ясалды — Түбән Кама районында Нард федерациясе булдыру ниятләре турында килешү имзаланды. Район башлыгы һәм Түбән Кама мэры Радмир Беляев сүзләренчә, бу дисциплинаны системалы рәвештә үстерергә һәм республика спортчыларын хупларга мөмкинлек бирәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз