news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама районы Югары Чаллы авылында «Авылча» этнофестиваль уза

25 июль көнне Түбән Кама районы Югары Чаллы авылында «Авылча» этнофестиваль уза. Чараны «Һәвәскәр әдәби берләшмәләр үзәге» АНО, «Түбән Кама җәүһәрләре» иҗтимагый оешмасы, ТР Түбән Кама муниципаль районының «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» оештыра.

Чара халык традицияләре бәйрәме генә түгел, татар авылының бай мәдәни мирасы белән таныштыру мәйданчыгы да булачак, дип хәбәр итә оештыручылар.

Фестиваль кунаклары өчен осталык сәгатьләре, ярминкәләр, халык уеннары һәм концертлар оештырыла. Бу шәһәр кешеләре һәм якын-тирә район яшьләре өчен якташларыбызның ничек яшәвен күрсәтү, халык традицияләренең тирән мәгънәсен аңлау һәм хәтта үзләрен халык һөнәрләрендә сынап карау өчен мөмкинлек булачак.

Оештыручылар фикеренчә, чараның төп максаты – татар халкының фольклор һәм гамәли сәнгать иҗатын популярлаштыру, шулай ук халык кәсепләре продукциясен алга җибәрүдә ярдәм итү. Фестиваль яшь буынга белем һәм күнекмәләр тапшыруда, мәдәни элемтәләрне ныгытуда һәм Түбән Кама муниципаль районына туристларны җәлеп итүдә ярдәм итәргә тиеш.

Чарада 1500 дән артык кеше катнашачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot