news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама районында яшәүчеләр токмач һәм чәкчәк әзерләп хәрбиләргә җибәргән

Түбән Кама районында яшәүчеләр токмач һәм чәкчәк әзерләп хәрбиләргә җибәргән
Фото: https://tat.e-nkama.ru/

Түбән Кама муниципаль районы Түбән Уратма авылында яшәүчеләр атнага ике тапкыр үз куллары белән ясалган продукцияне хәрбиләргә җибәрә. Авыл халкы 150ләп окоп шәмнәре ясап фронтка җибәргән. Эш дәвам итә һәм волонтерлар киләсе партияне әзерли. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Фото: https://tat.e-nkama.ru/

Авыл халкы даими рәвештә токмач һәм чәкчәк ясый. Алар күптән түгел 106 пакет токмач һәм 60 пакет чәкчәк әзерләп фронтка җибәргән. Хәрбиләргә 30 килограмм бал да җибәрелгән.

Түбән Уратма авыл җирлеге башлыгы Айрат Гарифуллин хатын-кызларның ел дәвамында хәрбиләр өчен җылы оекбашлар бәйләве турында әйтте. Шулай ук авылдан мобилизацияләнгән егетләргә пычкылар, чүкечләр, мотопычкы, насос һәм кадак суыргычлар җибәргәннәр.

Искәртик, шәһәрдә биш пункт эшләп килә, анда теләге булган һәр кеше ашамлыклар һәм товарлар, гигиена әйберләре, киемнәр һәм аяк киемнәре китерә ала.

Фото: https://tat.e-nkama.ru/

Төп пунктлар микрорайонның иҗтимагый үзәгендә (Химиклар проспекты, 72б) һәм Җәмәгать кабул итү бүлмәсендә (Студентлар урамы, 9) урнашкан. Шулай ук пунктлар Корабельная урамы, 20, 40 һәм Шинчылар проспекты, 25а адресы буенча да бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot