news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама районы Ширәмәт авылында ремонттан соң поликлиника ачылды

Түбән Кама районы Ширәмәт авылында ремонттан соң поликлиника ачылды
Фото: https://nkamsk-rt.ru

Түбән Кама районында капиталь ремонттан соң Ширәмәт участок хастаханәсе поликлиникасы ачылды. Пациентларны гомуми практика табиблары, педиатр, гинеколог һәм стоматолог кабул итә. Шулай ук көндезге стационар да бар. Бу хакта https://nkamsk-rt.ru/ сайтында Фәридә Зарипова хәбәр итә.

Хастаханәнең икенче катында да ремонт тәмамланган диярлек, анда гериатрия бүлеге булачак.

«Демография» илкүләм проекты буенча капиталь ремонт кысаларында хастаханәдә бик зур эш башкарылган: яңа тәрәзәләр куелган, идәннәр яңартылган, стеналар буялган, су белән тәэмин итү, җылыту, ут, электр, вентиляция һәм янгын сигнализациясе җайга салынган.

Барлык мебель һәм медицина җиһазлары алыштырылган, дип хәбәр итә шәһәр сәламәтлек саклау идарәсенең матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot