news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама районы предприятиеләрендә хезмәткәрләр иминлеге өчен чаралар үткәрелә

Түбән Кама районы предприятиеләрендә хезмәткәрләр иминлеге өчен чаралар үткәрелә
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Түбән Кама районы җитештерү предприятиеләре территорияләрендә штаттан тыш хәл килеп чыгу мөмкин булуы турында хәбәрләр белән бәйле рәвештә хезмәткәрләрнең иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрелә, дип хәбәр итәләр администрациядә.

«Предприятиеләрдә барлык эвакуацияләү фактлары буенча аңлау өчен түбәндәгеләрне аңлатам.

Республикада штаттан тыш хәлләр килеп чыкканда эш итү схемасы өйрәнелә. Мондый очракларда төп бурыч – кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге иминлеген тәэмин итү. Шуңа бәйле рәвештә объектларда җитәкчелек карары буенча эвакуация үткәрелә. Барлык гамәлләр дә инде күп тапкырлар өйрәнелде», - дип хәбәр иттеләр ТР Рәисенең матбугат хезмәтендә.

Районда халыкны яклау һәм аның иминлеген тәэмин итү өчен барлык шартлар тудырылган, дип өстәделәр администрациядә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100