Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама районы мәктәп директоры иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе булды
Түбән Каманың «Ковер» яшьләр инициатива үзәгендә «Татарстанда балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе – 2023» республика бәйгесенең зона этабы узды. Җиңүчеләр арасында Түбән Кама муниципаль районы Советы депутаты, Кама Аланының 1нче мәктәбе директоры Надежда Мичурина бар. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Республиканың 14 шәһәреннән һәм районыннан җәмәгать тәрбиячеләре эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Бүгенге көндә Түбән Кама муниципаль районында профилактика системасы органнары исәбендә 462 балигъ булмаган бала (ПДН, СОП) тора, шуларның 132сенә җәмәгать тәрбиячеләре беркетелгән.
«Медицина хезмәткәрләре прививка ясый. Сез дә «прививка» ясыйсыз. Бу кайчандыр абынган баланы дөрес юлга бастыру өчен эшләнә. Сез авырлыкларны җиңәргә булышасыз, үрнәк булып торасыз, моның өчен сезгә бик зур рәхмәт. Түбән Кама шәһәре уңышлы үсешнең өч нигезен сайлады: ул көчле икътисад, уңайлы мохит, әмма иң мөһиме: безне берләштерә торган кыйммәтләр. Һәм менә бу кыйммәтләрнең берсе нәкъ менә гаилә, белем һәм тәрбия белән бәйле», – диде Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина.
Зона этабында җәмәгать тәрбиячеләре тәрбияләнүчеләргә якын килү юлларын ничек эзләүләре, тәҗрибәләре белән уртаклашканнары һәм жюри сорауларына җавап биргәннәре турында сөйләделәр. Иң яхшылары арасында Надежда Мичурина да бар.
«Балаларны яратырга һәм чит балалар булмавын истә тотарга кирәк. Әгәр дә һәркемнең тормышында фәрештә кебек кеше булса, бик яхшы булыр иде», - диде Надежда Мичурина.
Ул бәйгенең республика финалында Түбән Кама муниципаль районын тәкъдим итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз