news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама районы Колмакчы авылында «Каз өмәсе» бәйрәме була

Түбән Кама районы Колмакчы авылында «Каз өмәсе» бәйрәме була
Фотоларны «Татар-информ»га оештыручылар тәкъдим итте

22 ноябрьдә 10.00-15.00 сәгатьтә Түбән Кама районы Колмакчы авылында «Каз өмәсе» бәйрәме була.

«Бәйрәм милли күренешләр, бәйгеләр белән үрелеп барачак. Чарада каз йолку, юу күренешләре, каз каурыеннан әйберләр ясау, коймак, ботка белән сыйлану, милли җырлар, биюләр, иң кызыклы халык уеннары, остаханәләр, бәйрәм ярминкәсе, концерт һәм күргәзмәләр урын алачак. Милли гореф-гадәтләр, татар көнкүреше һәм мәдәнияте белән якыннан танышып булачак», – дип хәбәр итә «Түбән Кама җәүһәрләре» иҗтимагый оешмасы матбугат хезмәте.

«Каз өмәсе» бәйрәме кунаклары: Зәйнәб Фәрхетдинова, Җәвит Шакиров, Раяз Фасихов, Зәринә Хәсәншина, Гөлназ Солтанова, Сөмбел Билалова, Ришат-Айгөл Шәйхетдиновлар, «Нардуган» җыр һәм бию ансамбле.

Тарихи яктан әһәмиятле, гореф-гадәтләребезне саклап, киләчәккә илтүче фестивальне Гөлназ Арсланова җитәкчелегендәге Түбән Кама шәһәре үзәкләштерелгән китапханәләр системасы белән Колмакчы авылы халкы берлектә уздыра, диелә хәбәрдә.

  • «Каз өмәсе» – халкыбызның иң матур йолаларының берсе. Бу йола татулыкны, милләттәшләребезнең бер-берсенә карата булган йомшак мөнәсәбәтен, байлыкны күрсәтеп тора, гореф-гадәтләребезне һәм телебезне саклап калуда мөһим роль уйный. Каз өмәләре – элек-электән авылларда күренекле вакыйга булган. Ул эш кенә түгел, матур итеп аралашу, күңел ачу, үзеңне күрсәтү чарасы да. Ә инде күмәкләп эшләгәч, каз йолку бәйрәм сыйфатын алган.

news_right_1
news_right_2
news_bot