news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама районы Каенлы авылында хәрбиләр өчен чәкчәк пешергәннәр

Түбән Кама районы Каенлы авылында хәрбиләр өчен чәкчәк пешергәннәр
Фото: Каенлы авылы мәдәният йортыннан

Түбән Кама районы Каенлы авылы мәчетендә хатын-кызлар һәм әбиләр «Язгы игелек атнасы» кысаларында «Ярдәм кулын сузыйк» акциясендә катнашты. Алар махсус хәрби операциядә катнашучыларга җибәрер өчен чәкчәк әзерләгән. Бу хакта «Туган як» сайтында Фәридә Зарипова яза.

«Туган яклардан килгән бу татлы күчтәнәч илебезне яклаучыларга үзләрен зарыгып көтүләрен һәм аларга ышанычларын тагын бер тапкыр исләренә төшерсен», диелгән хәбәрдә.

Фото: Каенлы авылы мәдәният йорты

Тулырак: https://nkamsk-rt.ru/news/matur-eshlrebez-bar/tuban-kama-raiony-kaenly-avylynda-xarbilar-ocen-cak-cak-azerladelar

news_right_1
news_right_2
news_bot