news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама районы – эшмәкәрләр арасындагы конкурсның ике номинациясендә җиңүче

Түбән Кама районы – эшмәкәрләр арасындагы конкурсның ике номинациясендә җиңүче
Фото: https://tat.e-nkama.ru/

Россия эшмәкәрлеге көне алдыннан «Эшмәкәрләрнең иң яхшы иҗтимагый (координацион) советы» республика конкурсының финалы узды. Түбән Кама районы ике номинациядә җиңү яулады. Бу хакта https://tat.e-nkama.ru/ сайтында хәбәр ителә.

Бүләкләү тантанасы Яшел Үзәннең Мәдәни үсеш үзәгендә үтте. Түбән Кама районы эшмәкәрләренең иҗтимагый советы «Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә керткән өлеше өчен» һәм «Хакимият һәм бизнес берләшмәләре белән конструктив хезмәттәшлек өчен» номинацияләрендә җиңү яулады.

Шулай ук Түбән Кама муниципаль районы эшмәкәрләренең Иҗтимагый советына нәтиҗәле хезмәтләре һәм кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүләре өчен Татарстан Премьер-министры урынбасары, икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды. Иҗтимагый совет әгъзалары грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр алдылар.

Конкурс алтынчы ел уздырыла. Аның максаты – «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проектын гамәлгә ашыруда иң яхшы тәҗрибәләрне ачыклау.

news_right_1
news_right_2
news_bot