news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллин аягын сындырган

Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллин аягын сындырган
Түбән Кама районы матбугат хезмәте

Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллин хезмәттәшләре белән футбол уйнаганда аягын сындырган. Башта ул җитди травма алуын аңламаган. Икенче көнне генә аягы сынуы билгеле булган. Бу турыда «Татар-информ»га районның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Хәзер Рамил Муллин култык таяклары белән йөри, ләкин уенда командасының җиңүен сөенеп искә ала.

Травма алуына карамастан, ул спортны ташламаган, көн саен спортзалга йөри. «Аяк сынган килеш нәрсә эшләп булса, барысын да эшли», – ди матбугат хезмәте җитәкчесе Яна Енькова.

Рамил Муллин үзе моңа юмор белән карый, «кулларга яхшы тренировка, култык таякларында йөрү гади түгел икән», ди.

Ул 2023 елны Сәламәтлек һәм сәламәт яшәү рәвеше ел дип игълан иткән иде. «Ел башыннан мин челлендж җибәрдем – спортта 365 сәгать, бөтен кешене кушылырга чакырам», – ди ул. Аны төрле оешмалар, идарәләр, гади кешеләр хуплады.

 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100