Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама районы Башкарма комитетында Рамил Муллинның отставкасын расладылар

Рамил Муллин Түбән Кама шәһәре мэры һәм Түбән Кама районы башлыгы вазифасыннан китә. Район Башкарма комитетында «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерделәр.
«Рамил Хәмзә улы коллектив белән очрашуда белдерү ясады. Пәнҗешәмбе көнне район Советы сессиясе була», – дип хәбәр итте Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының мәгълүмат-аналитика бүлеге җитәкчесе Чулпан Камалетдинова.
Аның урынбасары Марина Камелина да Муллинның отставкасы турындагы мәгълүматны раслады.
Муллин шәһәр һәм районны 3,5 ел дәвамында җитәкләде. Бу вазифага ул 2021 елда, Айдар Метшин РФ Дәүләт Думасы депутаты итеп сайланганнан соң күчте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз