news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама районы Башкарма комитеты җитәкчесе хәрбиләргә гуманитар йөк китерде

Түбән Кама районы Башкарма комитеты җитәкчесе хәрбиләргә гуманитар йөк китерде
Фото: https://tat.e-nkama.ru

Түбән Кама районы Башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев махсус хәрби операция зонасына Татарстан хәрбиләре белән очрашырга һәм аларга 40 тоннадан артык авырлыктагы гуманитар ярдәм тапшырырга килде. Хәрбиләргә ике автомобиль, квадрокоптерлар, тактик аптечкалар, генераторлар, бензопилалар, төзелеш материаллары, кирәкле әйберләр, индивидуаль посылкалар китерделәр. Бу хакта https://tat.e-nkama.ru/ сайтында хәбәр ителә.

«Хәрбиләр хезмәт барышы турында сөйләде, үзләрен борчыган мәсьәләләрне җиткерде, шәһәрне үстерү буенча планнар турында фикер алыштык. Егетләрнең кәефләре яхшы, хәрби рухта, барыгызга да сәлам әйтәләр һәм бертавыштан: «Җиңү безнең якта булачак!», - диләр», - дип язды социаль челтәрдәге сәхифәсендә Түбән Кама районы Башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев һәм Түбән Кама халкына гуманитар йөк җыюда ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Шулай ук Түбән Кама командасы Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә 20 тонна гуманитар ярдәм китерде. Фураларга шәһәр инфраструктурасын торгызу өчен кирәкле төзелеш материаллары, җиһазлар, медицина чаралары, эчәргә яраклы су һәм башкалар төялгән иде.

Искәртик, бу атнада «Бердәм Россия»нең төбәк бүлеге оештырган Татарстан колоннасы составында Түбән Камадан 60 тоннадан артык гуманитар йөк җибәрелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot