Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама районында яшәүчеләр 140ка якын агач утыртты
Түбән Кама районында авыл халкы «Экояз» экологик акциясендә катнашты. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов үзенең ВКонтакте сәхифәсендә хәбәр итә.
Акция кысаларында авыл халкы территорияне чистартып, тәртипкә китерде. Авыл халкының көче белән 380 кубометр чүп-чар җыелды. Моннан тыш, агачлар утырту да дәвам итә. Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында шул хакта хәбәр ителә.
«Исегездәме, Сименеево авылында таудан чана шуу урыны? Халык бу территорияне төзекләндерергә карар итте, бүген анда 140ка якын имән һәм чыршы үсентесе утыртылды. Мин дә яхшы традициягә үз өлешемне керттем», – диде Альфред Нигъмәтҗанов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз