news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама район хастаханәсендә мөселманнар һәм христианнар өчен гыйбадәт бүлмәсе ачылды

Түбән Кама муниципаль район хастаханәсендә мөселманнар һәм христианнар өчен гыйбадәт бүлмәләре ачылды. Уңайлы, җиһазландырылган гыйбадәт бүлмәләре Актүбә урамы, 13а адресы буенча ремонтланган 2нче дәвалау корпусының беренче катында ачылды. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау минситрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Түбән Кама хастаханәсендә гыйбадәт бүлмәләре күптәннән бар, алар төрле урыннарда урнашкан булган, хәзер дин тотучылар бер урында, күрше бүлмәләрдә дога кыла ала.

Мөселманнарның уңайлылыгы өчен тәһарат бүлмәләре бар. Догаларны укырга монда пациентлар да, медицина хезмәткәрләре дә килә ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot