news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама «Пушкин картасы»н гамәлгә ашыру буенча Татарстанда икенче урынны алды

Түбән Кама «Пушкин картасы» федераль программасын гамәлгә ашыру буенча Татарстан муниципалитетлары арасында икенче урынны алды. Бу хакта Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев МАКСтагы каналында хәбәр итте.

Программаны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында Татарстан Хөкүмәте йортында республика премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева җитәкчелегендә узган киңәшмәдә фикер алыштылар.

Беляев сүзләренчә, Түбән Каманың икенче урын алуы шәһәр яшьләренең чыннан да мәдәни тормыш белән кызыксынуын күрсәтә.

Киңәшмә барышында Түбән Кама районы Башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Эльвира Кәримуллинага программаны үстерүгә зур өлеш кертүе һәм Татарстанның мәдәни башлангычларына актив ярдәм күрсәтүе өчен Рәхмәт хаты тапшырылды.

Район башлыгы шулай ук Түбән Кама яшьләрен «Пушкин картасы» мөмкинлекләреннән активрак файдаланырга чакырды. Актуаль чараларны «Культура.РФ» порталында табарга мөмкин. Моның өчен Түбән Кама районын сайларга, «Афиша» бүлегенә күчәргә һәм «Пушкин картасы» фильтрын урнаштырырга кирәк.

«Пушкин картасы» проекты «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Россиянең 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге һәр гражданины мәдәни чараларга бару өчен 5 мең сум алырга мөмкин. Шуның 2 мең сумга кадәр өлешен кинога билетлар сатып алуга сарыф итәргә рөхсәт ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot