news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама предприятиесендә чираттагы Сәламәтлек үзәге ачылды

«Түбән Кама Нефтехим»ның дивинил һәм углеводород чимал заводында алтынчы Сәламәтлек үзәге ачылды. Шулай итеп, предприятиедә медпунктларны реконструкцияләү программасы тәмамлана. Бу хакта Түбән Кама муниципальрайоны рәсми сайтында хәбәр ителә.

СИБУРның «Түбән Кама Нефтехим»гә килүе белән хезмәт шартларын яхшырту буенча зур корпоратив программа кысаларында медицина инфраструктурасын модернизацияләүнең масштаблы проекты старт алды. Түбән Кама предприятиесе хезмәткәрләрен медицина белән тәэмин итүне үзгәртүгә СИБУР 320 миллион сумнан артык акча биргән. Шуларның 130 млн сумнан артыгы Сәламәтлек үзәкләрен реконструкцияләү һәм җиһазландыру өчен өчен тотыла.

Яңартылган Сәламәтлек үзәкләрендә белгечләр консультациясен генә түгел, ә вакцинация, диспансерлаштыру этапларын узарга, шифаханә-курорт картасын алырга мөмкин. Сәламәтлек үзәге табиблары тикшерүгә мөрәҗәгать итүчеләрне өстәмә тикшеренү өчен «Түбән Кама Нефтехим» хастаханәсенең тар белгечләренә җибәрә, стационарга госпитализацияләүдә ярдәм итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot