news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама предприятиеләрендә һәм оешмаларында 2,5 меңнән артык ачык вакансия бар

Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан шәһәрләре арасында социаль-икътисади үсеш рейтингында Түбән Кама 5нче урында иде. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илназ Мөхәммәтҗанов сөйләде.

Аның каравы җәлеп ителгән инвестицияләр буенча Түбән Кама муниципаль районы иң яхшысы булды, дип билгеләп үтте ул. 2022 елда төп капиталга инвестицияләр күләме 150 миллиард сумнан артык тәшкил итте. Бу узган ел белән чагыштырганда 15 процентка күбрәк. Әлбәттә, инвестицияләрнең күп өлеше эре предприятиеләр тарафыннан гамәлгә ашырыла торган проектларга туры килә. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.

Шулай ук доклад буенча, түбәнкамалыларның уртача хезмәт хакы узган ел 62 мең сум дәрәҗәсендә булган. 2021 ел белән чагыштырганда бу сан 12 процентка арткан.

Эшсезлек дәрәҗәсе, хезмәт биржасы мәгълүматлары буенча, 2022 елның декабренә кадәр бер проценттан кимрәк булган. Бу меңнән артык кеше. Шәһәр предприятиеләрендә хәзер 2,5 меңнән артык вакантлы урын бар.

Илназ Мөхәммәтҗанов үзмәшгульләр саны артуын аерым билгеләп үтте. Бер ел эчендә бу күрсәткеч 40 процентка арткан. Маркетплейслар аша эшләүче эшмәкәрләр саны да күбәйгән.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100