news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама поликлиникасында кан басымы югары булган кешеләр өчен махсус дәресләр уза

Түбән Каманың 1нче поликлиникасында артериаль гипертония белән авыручылар өчен берничә чара уза. Бу хакта «Туган як» сайтында Түбән Кама үзәк хастаханәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

23 майда үзәк район хастаханәсе белгечләре югары кан басымы булганда туклану үзенчәлекләре турында сөйләргә җыена.

30 майда табиблар инсульт һәм йөрәк өянәген кисәтү буенча киңәш бирә.

6 июньдә «Физик активлык һәм сәламәтлек» темасына дәрес уза.

Барлык дәресләр дә Менделеев урамы, 46 адресы буенча актлар залында була.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100