news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама перинаталь үзәген дезинфекция үткәрү өчен февральгә кадәр япканнар

Түбән Кама район балалар хастаханәсе перинаталь үзәген планлы дезинфекция үткәрү өчен япканнар. Бу хакта мәгълүмат медицина учреждениесенең телеграм-каналында урнаштырылган.

«Булачак әниләргә борчылыр өчен сәбәп юк: бу бала табучы хатын-кызларның һәм яңа туган сабыйларның иминлеген тәэмин итү өчен үткәрелә торган даими чара», - дип хәбәр итә хастаханәнең матбугат хезмәте.

Санитар-гигиена эшкәртү һәм дезинфекция эшләре 19 гыйнвардан 2 февральгә кадәр планлаштырылган. Барлык чаралар санитар-эпидемиологик кагыйдәләр һәм нормаларга туры китереп башкарылачак.

Дезинфекция үткәрү вакытына Түбән Камада яшәүче хатын-кызларга Чаллыдагы Кама балалар медицина үзәгендә, ә Зәйдә яшәүче хатын-кызларга Әлмәттә ярдәм күрсәтәчәкләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot