Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Кама пенсионерларын «Көзге уңыш-2024» күргәзмә-бәйгедә катнашырга чакыралар
Түбән Камада «Берегиня» клубы пенсионерлары Кызыл-Чишмә бистәсендәге «Мирас» мәдәният йорты хезмәткәрләре белән «Көзге уңыш-2024» дигән күргәзмә-бәйге оештыра. Ел саен көзге уңышлар жыеп алгач үткәрелә торган бу күргәзмә быел да «Мирас» мәдәният йортының кече залында була. Бу хакта http://nkamsk-rt.ru сайтында «Берегиня» клубы җитәкчесе Земфира Рәхимова яза.
Катнашырга теләге булган пенсионерлар үзләренең бакчасында үстергән жиләк-җимеш, яшелчә, алардан әзерләнгән ризыкларын, чәчәк бәйләмнәрен 13 сентябрь көнне 10.00 сәгатьтә алып килеп, матур итеп тезеп куярга тиеш.
Жюри әгъзалары «Яшелчәләр», «Чәчәкләр», «Җиләк-жимешләр», «Бакча культурасы», «Кулинария» һәм «Консервлау» номинацияләрендә җиңүчеләрне билгеләячәк.
Катнашырга теләүчеләр 10 сентябрьгә кадәр 8-917-235-46-15; 45-64-74 телефон номерларына шалтыратып хәбәр итә ала.
Күргәзмәнең тантаналы ачылышы 13 сентябрь көнне 11.00 сәгатькә планлаштырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз