Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Түбән Кама Нефтехим»да зыян күрүчеләрне коткарган медикларга премияләр бирелә
«Түбән Кама Нефтехим»дагы авариядән соң зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтүдә катнашкан медицина хезмәткәрләре премияләр алачак. Мондый карарны «Сибур» компаниясе кабул иткән. Бу хакта Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев эшлекле дүшәмбедә хәбәр итте.
Сүз һәлакәт көнендә сменада булган һәм зыян күрүчеләргә беренче булып ярдәм күрсәткән медицина хезмәткәрләре турында бара.
«Аларның профессиональлеге һәм фидакарьлеге белән кешеләрнең гомерләре коткарылды», – дип ассызыклады Беляев.
Ул билгеләп үткәнчә, һәлакәт булып беренче сәгатьләрдә иң авыр йөкләнеш медикларга төшкән.
Моннан тыш, зыян күрүчеләр Түбән Кама, Казан һәм Мәскәү хастаханәләрендә дәвалануларын дәвам итә. Район башлыгы сүзләренчә, барлык пациентларда да уңай динамика күзәтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз