Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Түбән Кама Нефтехим»да зыян күргән ике кеше бүген хастаханәдән чыга
Бүген Түбән Кама үзәк район хастаханәсеннән «Түбән Кама Нефтехим»дагы һәлакәттә зыян күргән ике пациент чыгарыла. Бу хакта Татарстан сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев үзенең MAX каналында хәбәр итте.
«Киләчәктә алар диспансер күзәтүендә булачак, реабилитация узачак. Республика клиник хастаханәсенә җибәрелгән алты пациентта уңай динамика күзәтелә. Мәскәүнең әйдәп баручы клиникаларында медицина ярдәме алган пациентларда да алга китеш бар. Аларның берсенә күптән түгел операция ясалган, табиблар аның хәлен тотрыклы дип бәяли», – дип сөйләде министр.
31 март көнне «Түбән Кама Нефтехим» заводында полимеризат агызу нәтиҗәләрен бетергәндә газ катнашмасында янгын чыга. Һәлакәт аркасында предприятие, подряд оешмалары һәм янгын сүндерү-коткару хезмәте хезмәткәрләре зыян күргән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз