news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада янгында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар

Түбән Камада эшлекле дүшәмбе киңәшмәсе «Түбән Кама Нефтехим»дагы янгында һәлак булганнар истәлегенә бер минут тынлык белән башланды.

Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев киңәшмәне ачып, узган атна һәркем өчен җитди сынау булуын билгеләп үтте.

Ул искәрткәнчә, 31 мартта «Түбән Кама Нефтехим» заводында янгын чыкты. Һәлакәт нәтиҗәсендә предприятие, подряд оешмалары һәм янгын сүндерү-коткару хезмәте хезмәткәрләре зыян күргән.

«Кызганычка, һәлак булучылар да бар. Түбән Камада өч көнлек матәм игълан ителде. Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алуыгызны сорыйм», - диде Радмир Беляев.

news_right_1
news_right_2
news_bot