news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Түбән Кама Нефтехим»да һәлак булган янгын сүндерүче белән хушлашу вакыты билгеле булды

«Түбән Кама Нефтехим»да һәлак булган янгын сүндерүче Марат Нәҗипов белән хушлашу мәрасиме шимбә көнне, 4 апрельдә узачак. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәр итә.

«Янгынга каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе Түбән Кама филиалы отрядының 29нчы янгын сүндерү часте коткаручысы – отряд командиры Марат Нәҗипов белән хушлашу шимбә көнне, 4 апрельдә, 10:00 сәгатьтә Түбән Камада Халык иҗаты йорты янындагы мәйданда (Лемаев мәйданы, 14) узачак», – диелә ведомство хәбәрендә.

Марат Нәҗипов 31 мартта «Түбән Кама Нефтехим»да янгынны сүндергәндә һәлак булды. Шулай ук коткару эшләрен башкарганда һәм янгынны сүндергәндә аның өч хезмәттәше зыян күрде.

news_right_1
news_right_2
news_bot