Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Түбән Кама Нефтехим»да 7 кешенең үлемен расладылар, тагын 5 кешене эзләү дәвам итә
Җомга киченә 3 апрельдә «Түбән Кама Нефтехим»дагы янгыннан соң җиде кешенең үлеме расланган, тагын биш кешене эзләү дәвам итә, дип хәбәр иттеләр предприятиенең матбугат хезмәтендә.
Исегезгә төшерәбез, 31 мартта «Түбән Кама Нефтехим» да янгын чыккан. Сәбәбе – газ-һава катнашмасының кабынуы. Элегрәк хәбәр ителгәнчә, 3 кеше һәлак булган, 71 кеше зыян күргән. Моннан тыш, тагын 9 кеше хәбәрсез югалган дип саналган. Сәнәгать куркынычсызлыгы таләпләрен бозу буенча җинаять эше кузгатылды.
«Җиде кешенең үлеме расланган, тагын бишесен эзләү дәвам итә. Эшләр тәүлек буе бара – Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре һәм башка хезмәтләр, 200дән артык кеше һәм техника җәлеп ителгән. Югалганнарны мөмкин кадәр тизрәк табу өчен мөмкин булганның барысы да эшләнә. Һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашам. Без янәшә», - дип шәрехләде Түбән Кама мэры Радмир Беляев социаль челтәрләрдә.
«Түбән Кама Нефтехим» матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, хәзерге вакытта янгын нәтиҗәләрен бетерү дәвам итә, конструкцияләрне тикшерү бара. Һәлак булганнарның һәм язмышы билгесез булып калганнарның гаиләләре белән психологлар эшли һәм барлык кирәкле ярдәм күрсәтелә. Һәлак булучыларның гаиләләре 10 миллион сум алачак, ә зыян күргән хезмәткәрләр – 3 миллион.
Моннан тыш, туганнары, якыннары һәм Түбән Камада яшәүчеләр өчен кайнар линия үз эшен дәвам итә. 8 800 200-12-04 номеры буенча шалтыратырга була.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, фаҗигадән соң барлыгы 24 кеше хастаханәгә озатылган, барысында да уңай динамика күзәтелә. Әйтик, РКБ ның өч пациентының икесе реанимациядән гомуми палатага күчерелгән. Түбән Камада Медицина ярдәме алучы һәм Мәскәү хастаханәләренә озатылган ун кешенең дә уңай динамикасы теркәлгән. Кечкенә генә җәрәхәтләр алганнарның барысы да амбулатор рәвештә дәвалана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз