Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама наркодиспансерына яңа баш табиб билгеләнде
Түбән Камадагы наркология диспансерының баш табибы итеп Зилә Хисмәтова билгеләнде. Моңа кадәр ул шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары булып эшләгән, дип хәбәр иттеләр шәһәр сәламәтлек саклау идарәсендә.
Хезмәт эшчәнлеген Зилә Хисмәтова Түбән Каманың 1 нче балалар поликлиникасында участок педиатры булып башлаган. Күп еллар балалар табибы-психиатры булып эшләгән. Ул шулай ук Түбән Камада җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәгенең баш табибы була.
Исегезгә төшерәбез, 15 ел наркодиспансер белән Марсель Хәбибуллин җитәкчелек итте. Ул җәй көне, яшәү урынын алыштыру сәбәпле, үз вазифасыннан китте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз