news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама музеенда махсус операциядә катнашучыларга ярдәм җыю өчен аукцион ачыла

Түбән Кама музеенда махсус операциядә катнашучыларга ярдәм җыю өчен аукцион ачыла
Фото: https://tat.e-nkama.ru/

Түбән Кама рәссамнары да «Түбән Кама геройларына җылылык бүләк итик» хәйрия акциясенә кушылырга булды. Бу акция турында Ватанны саклаучылар көне алдыннан Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин игълан итте. Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында шул хакта хәбәр ителә.

1 февраль көнне комплекслы музейда күргәзмә-аукцион ачыла. Теләге булган һәр кеше Түбән Каманың танылган рәссамнарының картинасын сатып алырга мөмкин. Җыелган акча хәрбиләргә кирәкле әйберләр комплекты сатып алуга юнәлдереләчәк.

Комплекслы музей Төзүчеләр проспекты, 14 адресы буенча урнашкан. Тантаналы ачылыш 17:30 сәгатьтә була.

Искәртик, «Түбән Кама геройларына җылылык бүләк итик» акциясенә Түбән Кама кешеләре кушыла ала. Теләгән сумманы добро-нк.рф сайтына күчерергә мөмкин.

Фото: https://tat.e-nkama.ru/news/754/115801/

news_right_1
news_right_2
news_bot