news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы ялга кайткан мобилизацияләнгәннәр белән очрашты

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы ялга кайткан мобилизацияләнгәннәр белән очрашты
Фото Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан

Бүген Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин кыска вакытлы ялга кайткан мобилизацияләнгәннәр белән очрашты. Советлар йортында җылы очрашу булды. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Үзең озаткан егетләр белән очрашу бик күңелле. Күпләрнең исемнәрен дә беләм», - диде Рамил Муллин. Очрашуга сигез кеше килде. Түбән Кама муниципаль районы башлыгы аларга батырлыгы һәм патриотлыгы өчен рәхмәт белдерде.

Бу - ял итүчеләрнең өченче партиясе. Катнашучылар үзләренең булган хәлгә карашлары, авырлыклары, шулай ук гаиләләрнең аларны нинди җылылык белән каршы алулары турында сөйләде. 

Шулай ук хәрбиләр ярдәм күрсәткән барлык битараф булмаган түбәнкамалыларга рәхмәт белдерде. Очрашуда барлык борчыган сораулар турында да сөйләштеләр. Үтенечләрне Түбән Кама муниципаль районы башлыгы контрольгә алды. Мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә адреслы ярдәм күрсәтеләчәк.

«Иң мөһиме: яхшы кәеф. Бирешмәгез, без сезнең белән! Сезне Җиңү белән көтәбез!», - диде Рамил Муллин. «Шулай булачак!»,- дип вәгъдә итте егетләр.

Искәртик, Түбән Камада гуманитар ярдәм кабул итү өчен 13 мобиль пункт ачылды. Шулай ук добро-нк.рф волонтерлар хәрәкәтенең рәсми сайты эшли. Монда ничек ярдәм күрсәтергә икәнен белергә мөмкин, шулай ук хәйрия иганәләре кертү мөмкинлеге дә бар.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100