Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама мөхтәсибәтендә балалар рәсемнәре бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды
Түбән Кама Җәмигъ мәчетендә «Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)» дип исемләнгән иҗади бәйгегә нәтиҗәләр ясалды. Биш яшьтән һәм аннан өлкәнрәк балалар рәсемнәр ясады һәм иншалар язды, шул рәвешчә алар Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) булган яратуны белдерде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйгедә яшь катнашучылар үзләренең иҗади сәләтләрен сынады һәм бүләкләр алды. Иң күп катнашучылар «Ихлас» үзәгендә белем алучылар булды, бу исә балаларның тәрбия алуында укытучыларның һәм әти-әниләрнең эшчәнлеге нәтиҗәле булу хакында сөйли, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз